tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 55 ел бергә гомер итү – зур бәхет
55 ел бергә гомер итү – зур бәхет

55 ел бергә гомер итү – зур бәхет

Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Галимә һәм Таһир Каюмовлар 55 ел бергә гомер итә. Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, кайгысы да аз булмый, әлбәттә. Ләкин ир белән хатын бер-берсенә терәк булып, бер-берсен саклап гомер итә. Балаларына өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк дигән тәрбия дөрес тәрбия биргәннәр. Хәзер оныкларына да гаилә гореф-гадәтләрен тапшыралар. Безнең районда шундый кешеләр яшәве шатландыра.

Юбилярлар минем алар янына килүемә бик гаҗәпләнделәр, үзләре турында сөйләргә дә теләмәделәр. Тыйнак кешеләр. Ләкин бераздан мин аларны күндердем. Кунакчыл хуҗабикә мине өстәл янына утыртты. Һәм әкрен генә без тормыш сукмагын сүтә башладык.

Галимә ханым Балыклыда туган. Кечкенәдән әнисенә булышып үсә. Сугыштан соңгы авыр тормыш ачысын яшь кыз үз җилкәсендә татый. Зарланып утырырга вакыт булмый. Башка яшьтәшләре кебек үк фермада эшли, сарыклар, дуңгызлар  карый.

.Таһир абый 1941 нче елда Иске Ярмәк авылында туган. Әтисенә улын күрергә насыйп булмый. Яу кырында ятып кала. Таһир абый ачлыкның, ялангачлыкның ни икәнен бик яшьли татый. 5 яшеннән әнисенә хуҗалыкта булыша. Сугыш беткәч, әнисе Разыя апа кияүгә чыга. Яңа гаиләдә Таһир абыйның тагын өч туганы туа.

Чая, тырыш булып үсә ул. Тракторист һөнәрен үзләштерә. Эш сөючән тракторчыны Балыклы авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Ул елларда яшь егетнең күзе Галимә апага төшә.

-Без бит очрашып та йөрмәдек, – ди Галимә апа. Кайчагында эштә очраша идек. Таһир мине яучыларга киләм, диде. Мин ризалаштым. Аннары туй ясадык, дип искә ала. Озак еллар алар Таһир абыйның әти-әниләре белән яши. Раил һәм Илсөяр исемле балалары дөньяга килә. Кайнана белән дә уртак тел табып яшиләр.

Соңрак иске булса да йорт сатып алалар, ремонт ясап шунда яши башлыйлар. Шул нигездә инде 40 ел узып та киткән. Галия Каюмова гомер буе фермада эшли. Бозаулар дуңгызлар карый, аннары сыер сава. Колхозда авылдашлары белән дус-тату эшләгән елларны искә ала юбилярлар. Хәзер дә бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Каюмовлар – эш сөючән гаилә. Икесе дә “Хезмәт ветераны” исемен йөртә.

Уллары Раил Әфганда сугышкан. Хәзер гаиләсе белән Тольятти шәһәрендә яши.  Кызлары Илсөяр – табиб. Татарстанның Чирмешән районында яши. Юбилярларның 6 оныклары бар. Балалары һәм оныклары – иң кадерле кунаклары. Кайтканнарын тәмле ризыклар белән көтеп торалар. 55 ел бер-берсен аңлап гомер кичерәләр.

Фәния Кәримова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*