tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ачык университет» платформасында «PR-менеджмент нигезләре» курсы башланды
«Ачык университет» платформасында «PR-менеджмент нигезләре» курсы башланды

«Ачык университет» платформасында «PR-менеджмент нигезләре» курсы башланды

«Ачык университет» порталында «PR-менеджмент нигезләре» дип аталган яңа курс башланды.

Курс пиарны башлап өйрәнүче яки булган белемнәрен ныгытырга теләүчеләр өчен эшләнгән. «Ачык университет» белем бирү проекты җитәкчесе Зөһрә Вилданова сүзләренчә, курсның аудиториясе — татар проектлары белән шөгыльләнүче кешеләр.

«Курсның аудиториясе дигәндә татар телендәге проектлар белән эш итүче белгечләрне күзаллыйбыз. Мәсәлән театрда PR бүлегендә эшләүчеләр, шулай ук блогерлар, SMM белгечләр, журналистика факультеты студентлары, газета-журналларның социаль челтәрләрен алып баручылар. Курсны узучыларга соңыннан квалификацияне күтәрү турында сертификат тапшырыла», — ди ул.

Курсның кураторы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Гүзәлия Гыйниятуллина. Курс 11 дәрестән тора.

Мөгаллимнәрнең берсе — «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева.

«Лекцияне „Казан утлары“ журналының кесә китапларын таныту мисалында эшләргә булдым. Еш кына „татар китабын укымыйлар“ дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Проектны башлап җибәргәндә без барлык мәйданнарга чыгабыз һәм бөтен алымнарны кулланабыз дигән максат куйдык. Төп басым социаль челтәрләргә ясалды. Лекциядә китапны социаль челтәрләрдә таныту алгоритмы белән таныштырам», — дип сөйләде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*