tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабы тәкъдим ителде
Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабы тәкъдим ителде

Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабы тәкъдим ителде

Бүген Казанда Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабы тәкъдим ителде. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Үзенең чыгышы вакытында ул чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. Марс Тукаев бу эшнең кирәклегенә басым ясап, әлеге сериядән чыккан 16 китапның өчесенең авторлары Башкортстаннан булуын һәм киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан татарлары белән эшләүгә аерым игътибар күрсәтүен, еллык чараларның да Башкортстанда башланып, шунда төгәлләнүен җиткерде.

Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабы “Казан утлары” редакциясендә нәшер ителде. Китапка кергән 8 хикәядә һәм бер повестьтә заманыбызның төрле кешеләре, аларның тормышы тасвирлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*