tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә чакыра
Нәзарәт мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә чакыра

Нәзарәт мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә чакыра

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә катнашучылар җыю хакында игълан итә.

Форум – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Быел ул “Эшлә!” исеме астында Казан янында узачак. Кышкы мәктәпне ике сменада – егетләр һәм кызлар өчен аерым үткәрү көтелә. Ир-атлар сменасы 25нче гыйнварда башланып 29нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә хатын-кызлар 1-5нче февральдә җыелачак.

Быел оештыручылар форумның яңа форматы турында хәбәр итә. Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Soft-skills буенча 5 көнлек тренинг көтә, ул тормышның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган конкрет белемнәр һәм мөмкинлекләрне үстерәчәк. Форум барышында егетләр һәм кызлар план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерәчәк. Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Шунысы игътибарга лаек, сүз эшне планлаштыру турында гына түгел, гыйбадәт кылу, шәхси тормыш, ялны планлаштыру турында да барачак.

Форумда катнашучылар шулай ук дини белем алачак, мастер-классларда, TED һәм диспутларда, квестларда катнашачак, кинозалда һәм китап клубында булачак. Спикерлар булып Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя, “Ханский дом” төзелеш компаниясен гамәлгә куючы Ильяс Гыймадов, остаз, журналист Равия Умм Ләйлә, “Отличность” маркетинг үзәгенә нигез салучы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Диләрә Фәтхуллина, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры Әлфия Җаббарова, маркетолог, стратегик маркетинг буенча белгеч Лилия Ильясова, Digital-тренер, белем бирүне цифрлаштыру буенча белгеч Нурия Гаязова һ.б. катнашачак.

Кышкы мәктәптә катнашу өчен, 2023нче елның 10нчы гыйнварына кадәр тормыштагы иң зур хыял турында “Мин нәрсә турында хыялланам…” темасына кайсы да булса социаль челтәргә язма чыгарырга, @muslimmol аккаунтын билгеләргә һәм https://muslimmol.com/fmm15/registration сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк. Проектта катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькәчә булган мөселман ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла.

Ел саен үткәрелә торган кышкы форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*