tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров, “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы Илнар Гарифуллин, “Туган җир” журналы хезмәткәре Рәшит Минһаҗ һ. б. катнаштылар.

Утырышта журналның 2022 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, ел дәвамында килеп туган мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Катнашучылар журналда басылган язмаларның фәнни тирәнлеген, темаларның актуальлеген билгеләп үттеләр, басманы һәм журналның сайтын камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр. Шулай ук 2023 нче елга бурычлар билгеләнде.

“Туган җир” журналы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан 2018 елда оештырылды. Журнал кварталга 1 тапкыр татар һәм рус телләрендә 999 данә тираж белән чыга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*