tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Ханов: «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзим
Илгиз Ханов: «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзим

Илгиз Ханов: «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзим

Рәссам Илгиз Ханов «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ндә («Галәм гыйбадәтханәсе») дөньяда тиңе булмаган ислам залы төзүен әйтте.

«Галәм гыйбадәтханәсе»нә төрттереп төзелә торган залның диварлары күтәрелгән, гөмбәзе куелган. Пыяла түбә, тәрәзәләр урнаштырасы һәм эчке төзекләндерү эшләре башкарасы калган. Рәссам 2023 елның җәенә зал әзер булыр, дип өметләнә.

«Без хәзер дөньяда тиңе булмаган бик матур ислам залы төзү белән шөгыльләнәбез. Гөмбәзендә Аллаһның 99 исеме язылачак. Диварларын мозаика һәм керамика белән бизәргә татар рәссамнарын җәлеп итәчәкбез», – диде Илгиз Ханов.

Илгиз Хановның ярдәмчесе Фәрит Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә ислам залы гыйбадәтханә түгел, ә музей буларак эшләнүен әйтте. Залны бизәргә танылган рәссам Хәмит Латыйпов та җәлеп ителәчәк. Фәрит Хәйруллин сүзләренчә, киләчәктә биредә милли галерея булачак, Идел буенда яшәүче бөтен халыкларның сәнгатен чагылдырган күргәзмәләр оештырылачак.

Илгиз Ханов – ул Казанда «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»н төзегән Илдар Хановның бертуган энесе. Кичә автор үзенең «Илгиз Ханов шамаилләре һәм татар чибәрләре» китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*