tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Академик Мирфатыйх Зәкиевка 90 яшь тула
Академик Мирфатыйх Зәкиевка 90 яшь тула

Академик Мирфатыйх Зәкиевка 90 яшь тула

2018 елның 14 августында Татарстан Республикасының Ютазы районында академик, атаклы галим, тел белгече Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 90 яшьлек юбилей кичәсе узачак.

Ютазы (элеккеге Баулы) районының Зәйпе авылында туган Мирфатыйх Зәкиев үзенең тырышлыгы, белемгә омтылышы нәтиҗәсендә профессор, академик дәрәҗәсенә ирешкән дөнья күләмендә билгеле шәхес. Ул татар һәм төркиләрнең этник тарихы буенча яңа ачышлар ясап, монографияләр яза; татар теленең лингвистика бүлеген өйрәнүгә зур өлеш кертә, башка ил галимнәре белән тыгыз багланыш булдыра. Фәнни, педагогик эшчәнлеге белән бергә, Мирфатыйх Зәки улы җитәкчелек вазифаларын да башкара. 1967-1986 елларда аның Казан дәүләт педагогия институтында ректор булып торуын, 1986-2000 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих (соңыннан сәнгать) институтын җитәкләвен аерым билгеләп үтү зарур. М.Зәкиев 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы рәисе һәм депутаты вазифаларын башкара. Ул Татарстан, Россия, Төркия, Казахстан, Болгария академияләренең хакыйкый әгъзасы булып санала. Галим үз тәҗрибәсен яшь буынга калдыру буенча да биниһая хезмәт башкара: сиксәнгә якын кандидат, егермедән артык фән докторы хәзерли, алар арасында күпләре академик дәрәҗәсен ала.

Бүгенге көндә М. З. Зәкиев Россия Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында баш фәнни хезмәткәр булып эшли, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында лекцияләр укый.

Мирфатыйх Зәкиев үзенең туган ягында һәрчак көтеп алынган кунак. Галим Ютазы районының шәрәфле гражданины булып тора, ул белем алган Кәрәкәшле авылының үзәк урамы аның исемен йөртә. Якташлары бөек шәхескә зур хөрмәт белән карый һәм горурлык хисләре кичерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*