24 март көнне Аксубай районы Яңа Үзи музеенда “Милли хәзинә” дип исемләнгән шәхси күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Аксубай төбәгенең шәмаилләре, чигелгән намазлыклар, Аксубай төбәгенең мәчет рәсемнәре тәкъдим ителде.
Күргәзмә кысаларында, “Рамазан мөбәрәк” исеме астында, открытка ясау буенча остаханә дә үткәрелде. Музей житәкчесе Резидә Минзакировнага һәм Наталья Геннадьевнага рәхмәт сүзләре ирештерелде.
Олы хөрмәт белән Евразия рәссамнәр берлеге, Татарстан республикасы рәссамнәр берлеге әгъзасы, оста чигүче, Бөтендөнья татар конгрессының Аксубай жирлеге җитәкчесе Нурхәмәтова Әлфия Рәшит кызы.