tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Актаныш-информ” архивтан туры эфир бирде
“Актаныш-информ” архивтан туры эфир бирде

“Актаныш-информ” архивтан туры эфир бирде

“Актаныш-информ” 2023нче елга да бихисап өр-яңа махсус рубрикалар белән аяк басты. Район Башкарма комитетының архив бүлеге белән берлектә тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итеп “Актаныш туфрагында туганнар” исемле сәхифә башлана. Ул районыбызның шәрәфле гражданнары, дәвер шәхесләре, кыр-басу, җир-су ул-кызларына, каһарманнарыбызга багышланачак.

Шулай ук агымдагы елда район авылларының туристик картасы да булдырылачак. Мөхәрриятнең SMM-белгече Юлай Низаев “Вконтакте”дагы турыдан-туры трансляция(https://vk.com/wall-31077111_51582) барышында архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанова белән бу хакта әңгәмәләште.

“Актаныш таңнары” иҗтимагый-сәяси гәзитебез 90 еллык зур юбилее уңаеннан үткәреләчәк тантанага да архив белән берлектә бай эчтәлекле күргәзмә оештырылачак.

Юлай НИЗАЕВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*