Республиканың Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырыла. Блогер Эльза Нәбиуллина Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итте.
«Бу — аның туган авылы. Очраклы рәвештә генә әлеге вакыйганың шаһиты булдым. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 26 августка билгеләнгән. Шул ук көнне „Бабайда кунакта“ дигән парк та ачылыр дип көтелә», — диелә постта.
Парк Әнәк авылы уртасыннан агып уза торган Сарашлы инеше буенда төзелә. Анда яр буе зонасы һәм сәхнә булачак.