tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акъяр татарлары үз оешмасын булдырган
Акъяр татарлары үз оешмасын булдырган

Акъяр татарлары үз оешмасын булдырган

17 нче май Акъяр (Белый Яр) бистәсендә (ХМАО-Югра)Татар автономиясенә нигез салыну көне булып тарихка кереп калырга мөмкин. Чөнки “Умка” балалар иҗатын үстерү үзәгендә Акъяр татарларының беренче җыелышы булды. Аның оештыручылары – “Умка” җитәкчесе Рәзилә Хәерова һәм телләр үсеше үзәге җитәкчесе Гөлия Садретдинова.

Очрашуга хөрмәтле кунаклар Таһир хәзрәт Саматов һәм Сургут милли-мәдәни татар автономиясеннән кунаклар килгән иде. Нәкъ татарча чәй табыны артында эшлекле, җылы әңгәмә шактый озак дәвам итте. Бу кичәдә катнашучы һәркем үзенең дөнья буйлап сибелгән татар халкының бер баласы булуы белән горурланып утыргандыр мөгаен. Уңган, булдыклы, зыялы татар халкы. Менә шундый ныклап сүзен әйтә белгән, алдына зур максатлар куеп, шуны тормышка ашыру өстендә армый-талмый эшләгән батыр йөрәкле ул-кызлары булган халкымның киләчәге, һичшиксез өметле! Хәерле сәгатьтә булсын!

Гөлсинә Мөбаракшина

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*