tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада “Җәлил укулары” бәйгесенең муниципаль туры узды
Алабугада “Җәлил укулары” бәйгесенең муниципаль туры узды

Алабугада “Җәлил укулары” бәйгесенең муниципаль туры узды

8 нче ноябрьдә Алабуга шәһәренең 2нче урта мәктәбендә “Җәлил укулары” бәйгесенең муниципаль туры узды. Бәйгедә төрле яшьтәге 80 бала катнашты. Әлеге бәйге 7 номинация буенча оештырылды. Алар – «М.Җәлил татар телендә», «М.Җәлил рус телендә», « М.Җәлил дөнья халыклары телендә», « Фронтовиклар татар телендә», «Фронтовиклар рус телендә», « Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару», « Яшь җәлилчеләр».

Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр. Бәйгедә катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре булу да сөендерә. Димәк, Муса Җәлил иҗатының аларга да тәэсире зур. Шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр. Муниципаль этап җиңүчеләренең эшләре 20 декабрьгә кадәр зона Оештыру комитетына җибәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*