Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Алдынгы хатын-кызларны зурладылар
Алдынгы хатын-кызларны зурладылар

Алдынгы хатын-кызларны зурладылар

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Шенталының район Мәдәният йортында еллык «2023 ел хатын-кызы» акциясе уздырылды. Сәхнәгә иң лаеклы, иң уңган, иң чибәр хатын-кызларыбызны чакырдылар.

Бу көнне үзләренең хезмәте һәм таланты, казанышлары һәм актив тормыш позициясе белән дан тоткан Шенталы районы хатын-кызларын зурлап, рәхмәтләрен белдерделәр. Араларында милләттәшләребез дә бар: Денис авылының туган як тарихын өйрәнү музее һәм “Чулпан” татар халык ансамбле җитәкчесе Рәгыйдә Минәхтәм кызы Бадыйкова һәм “Карабикол” җәмгыяте баш бухгалтеры Юлия Дамир кызы Мотина.

Беренче сүзне район башлыгы Александр Лемаев алды. Ул хатын-кызларны, Халыкара бәйрәм белән котлап, сәламәтлектә, бәхеттә һәм шатлыкта якын кешеләренең җылысын тоеп яшәүләрен теләде.
Бүләкләү тантанасы бик тә күңелле һәм матур үтте. Сәхнәгә “Ел хатын-кызы-2023” бәйгесе финалистлары чыкты.

Барысын да бер дигән аналар, ягымлы һәм тырыш хатыннар, хезмәттә дә, иҗтимагый тормышта да тиңсез шәхесләр дип атарга була. Барысына да чәчәк гөләмәләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлауларга алар эшләгән предприятиеләр җитәкчеләре һәм гаилә әгъзалары да кушылды.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*