tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алмачуар» фильмы Казахстандагы фестивальдә питчингның өченче этабына узган
«Алмачуар» фильмы Казахстандагы фестивальдә питчингның өченче этабына узган

«Алмачуар» фильмы Казахстандагы фестивальдә питчингның өченче этабына узган

Татарстанның «Алмачуар» фильмы проекты Казахстандагы кинофестивальдә питчингның өченче этабына узган. Картинаны төшерүчеләр проектны гамәлгә ашыру өчен 20 миллион сум акча сораган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

«Без Илшат Рәхимбай белән питчингта катнаштык, анда үзебезне яхшы яктан күрсәттек. Хәзерге вакытта без питчингның өченче этабында, ул август аенда узарга тиеш. Анда Казахстан Мәдәният министрлыгының кайсы проектка акча бүлеп бирәчәге билгеле булачак», – диде Миләүшә Айтуганова.

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мәктәп программасына да кертелгән һәм ул экранлаштырылган очракта мәктәпләрдә укыту процессында күрсәтмә әсбап була ала, дип өстәде ул.

«Без проектны гамәлгә ашыру өчен 20 миллион сум акча сорадык. Анда билгеләнгән сумма юк. Акчаның бер өлешен дәүләт бирсә, калганын инвесторлардан эзләргә туры киләчәк», – диде «Татаркино» директоры.

Драматик әсәрдә крестьян малае һәм аның аты арасындагы гыйбрәтле дуслык тарихы бәян ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*