Алманиянең татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары татар халык бәйрәмен – Сабан туен оештыра. Бәйрәм 29 июнь, сәг. 11:00дә Лейпциг/Галле аэропорты алдындагы аланда башланачак һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча.
Чараның партнерлары һәм спонсорлары: GTM Solutions GmbH, Лейпциг/Галле аэропорты, Paneurasia турагентлыгы, Ballett- und Bühnentanzschule PRIMA, ALNES GmbH, Hanim e.V. һәм Берлин татар яшьләре берлешмәсе.
Сабан туеның программасы
- Күп санлы мавыктыргыч ярышлар: чүлмәк ватудан – көрәшкә хәтле;
- Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы;
- Тел-йотарлык тәмле татар ашамлыклары;
- Казаннан килгән атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары;
- Бию-җыр тамашасы;