tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын көз»нең якты бизәкләре
«Алтын көз»нең якты бизәкләре

«Алтын көз»нең якты бизәкләре

Көзге вакыт – мәрхәмәтле, юмарт һәм бай. Өстәвенә, авыл кешеләренең бакчаларында, җирле хуҗалыклар кырларындагы уңышка гына түгел, яшь буынның иҗади сәләтенә дә. Бу хакта балалар арасында татар халык иҗатын торгызу һәм үстерүгә юнәлдерелгән, ел саен уздырыла торган «Алтын көз» төбәкара фестивален оештыручылар һәм аның кунаклары тагын бер кат инандылар. Традиция буенча конкурс Әсәкәй районы мәдәният йортында узды.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар, район мәдәният йорты фойесына керүгә, җылы, уңайлы алтын көз атмосферасына эләктеләр. Иркен һәм дустанә мохит, туганнар, танышлар белән очрашу-аралашулар, яңа пешкән тәмлекәйләрнең хуш исе һәркемне урап алды. Кайберәүләр ярминкә рәтендә милли тәм-томнар белән чәй табыны артында җылынган арада, җирле балалар бакчалары коллективлары, сәнгать мәктәбе, Әсәкәй халык музее, район үзәгенең мәктәптән тыш эшчәнлек үзәге күргәзмәләрен сокланып карады. Татар авыл халкының көнкүрешен чагылдырган миниатюр зона кунакларда аеруча кызыксыну уятты: ак төстәге якты чигүле кабарып торган мендәрләр, традицион татар ризыклары белән өстәлләр, милли киемнәрдәге курчаклар. Әсәкәйнең «Солнышко» балалар бакчасы коллективы татар мәдәниятенең тулы бер курчак дөньясын булдырды.

– Карагыз, карагыз, мин бу абзыйны беләм, бу Габдулла Тукай – язучы. Миңа әбекәй аның әкиятләрен укыды, – дип, милли киемнәрдәге кечкенә кызлар күргәзмә стендларының берсе янында «сайрашалар». – Мин дә аны беләм, безнең өйдә әкиятләре белән китап та бар.

Биредә укучылар керү өчен Пушкин картасы белән түли һәм шул ук вакытта тәм-том кулекларын ала алдылар.

Менә музыка яңгырады һәм шаян җил өереп алып киткән җиңел яфраклар сыман «Ялан» халык бию ансамбле, «Акварель» хореография коллективы кызлары сәхнәдә әйләнә башлады.

Пролог азагында сәхнәгә фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы, район администрациясенең мәдәният бүлеге белгече Гүзәл Кәлимуллина сәламләү сүзе белән чыкты:
– Хәерле көн, кадерле кунаклар! Бүген без уналтынчы тапкыр «Алтын көз» фестивален уздырабыз. Быел сигез районнан: Әсәкәй, Абдулин, Богырыслан, Матвеевка, Пономаревка, Северный, Сакмар һәм Шарлык районнарыннан конкурсантлар катнашачак. Быелгы фестивальне без «Туган телем – газиз телем» дип атадык.
Конкурсантларның чыгышларын компетентлы жюри берничә номинация буенча бәяләргә тиеш иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә конкурсантлар тамашачылар һәм жюри игътибарына кечкенә генә видеоролик – визит карточкасын тәкъдим итте, анда туган телне белү дәрәҗәсен күрсәтте, соңыннан үзләре дә сәхнәгә чыкты.

Конкурс программасын Әсәкәйнең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачты. Алар Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Зур кызыксыну белән тамашачылар бүреләрне алдаган йорт хайваннарының хәйләсе турындагы балачактан белгән әкиятнең спектаклен карадылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь булуларына карамастан, бакча балалары әкияттәге һәр мизгелне оста итеп тапшыра алдылар.
Аннан сәхнәгә Әсәйнең «Улыбка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыкты. Алар тамашачылар һәм жюри игътибарына «Сөлге чиктем» биюен тәкъдим иттеләр. Милли киемнәрдәге яшь башкаручылар биюдә татар кызларының күптәнге традицияциясен – бирнәгә сөлге чигүләрен күрсәтә алдылар. Элек бу мәҗбүри йолада һәр кәләш үзенең бөтен фантазиясен, сабырлыгын һәм оста кул җылысын салган.

Тагын бер инсценировка, һәм янә Тукай әсәренә – «Су анасы» шигыре – тамашачыларның исендә калды. Иске Мөэминнән Артур Мөхәммәтҗанов һәм Амелия Минһаҗева оста уен һәм шигырьне чагылдырып уку белән әсәрнең кәефен бирә алдылар.

«Халык вокалы» номинациясендә һәр конкурсант үзенең җырлау сәләтен генә түгел, ә башкарыла торган җырның мөһим мәгънәсен дә күрсәтергә тырышты. Шарлык авылыннан Зарина Яхудина матур тавыш һәм башкару алымы белән аерылып торды.
Ә менә Котлый авылыннан бәйгегә килгән яшь Әминә Сәлимова олы абыйсы һәм апасы артыннан «Алтын көз»дә катнашу традициясен дәвам итте.

Әсәкәйнең «Нур» вокаль ансамбленең сәхнәгә чыгуын тамашачылар алкышларга күмде. Берничә ел иҗат эшчәнлеге дәвамында егетләр һәм кызлар үз башкару осталыгы белән районда гына түгел, аннан читтә дә халыкның мәхәббәтен һәм популярлык яуладылар. Конкурс программасы кысаларында алар матур чыгышлары белән аерылып тордылар.

Минем уйлавымча, иң катлаулы номинацияләрнең берсе «телдән халык иҗаты». Тик, дулкынлануларын басып, конкурсантлар татар телендә шигырьләр укыр өчен сәхнәгә ышаныч белән чыктылар. Фестивальдә катнашучыларның туган телен белү дәрәҗәсе нәкъ менә шушы номинациядә чагылыш тапты. Район үзәгеннән Эмиль Насыйровның чыгышы да моның ачык мисалы булды. Ул Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен укыды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы конкурс программасында «музыкаль инструментта уен» номинациясендә катнашучылар аз иде. Нибары ике егет баянда уйнау осталыгын күрсәтергә булган: Эльнар Мөхәммәтҗанов белән Даниэль Булатов – Әсәкәй балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучы һәм тәрбияләнүче. Эльнар, музыка коралында уйнаудан тыш, туган телдә җыр башкарып, үзенең җырлау осталыгын да күрсәтте.

Һичшиксез, иң якты һәм динамик конкурс номерлары «Хореография» номинациясендә булды. Башкаручылар көзге яфраклы буран кебек биюдә сәхнә буйлап әйләнде. Пономаревка районы Нәүрүз авылыннан «Кояш» коллективы югары башкару осталыгын күрсәтте. Тамашачылар Әсәкәй балалар сәнгать мәктәбенең «Акварель» хореография коллективы кызларын көчле алкышлар белән бүләкләде, алар «Кызлар» биюен башкарды.

«Ялан» халык бию ансамбленең «Йолдыз» төркеме номеры конкурс программасының матур тәмамлануы булды. Егетләр һәм кызлар бер сулышта керәшен татарларының биюен башкардылар.

Конкурс жюрие иң яхшыларны билгеләгән арада, фестивальдә катнашучылар сәхнә артында тәэсирләр алмашты, хис-тойгылары белән уртаклашты.

– Бу минем «Алтын кез» фестивалендә икенче катнашуым һәм беренче тапкырдагы кебек сәхнәгә чыгу дулкынландыргыч булды, – ди Шарлык кызы Зарина Яхудина. – Ләкин тамашачыларның ягымлы күзләре һәм алардан килгән җылы энергия миңа куркуымны җиңәргә һәм җырны башкарып чыгарга булышты.

«Алтын кез» фестивале чираттагы мәртәбә хәзерге балаларның туган татар телен яхшы һәм иркен белүләрен, шагыйрьләрне һәм язучыларны белүләрен, бабаларының традицияләрен хөрмәт итүләрен һәм саклауларын күрсәтте. Фестивальне оештыручылар әлеге конкурс проектының үсеп килүче буынны татар мәдәниятенә җәлеп итүдә кабат зур әһәмияткә ия булуын күрсәттеләр. Чөнки малайлар һәм кызларның хәзерге буыны җырлый, шигырьләр укый һәм туган телдә аралаша, халык биюләрен башкарып, музыка уен коралларында халык көйләрен уйный башлаганда, милли байлыгыбыз үз көчен һәм матурлыгын югалтмаячак.Рәсемнәрдә: фестиваль программасының төп моментлары.

Юлия Хөснуллина.
Әсәкәй районы.

ФЕСТИВАЛЬ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ:

Фестивальнең Гран-прие:
«Нур» вокаль ансамбле (Әсәкәй авылы).

«Фольклор» номинациясендә:
1 урынны Әсәкәйнең «Солнышко» һәм «Улыбка» балалар бакчалары бүлеште.

«Халык авыз иҗаты» номинациясендә:
2 урын – Артур Мөхәммәтҗанов һәм Амелия Минһаҗева (Иске Мөэмин авылы).

«Татар классиклары әсәрләрен театральләштерү» номинациясендә:
1 урын – «Шатлык» театры (Бокай авылы, Северный район).

“Халык вокалы» номинациясендә:
1 урынны Зарина Яхудина (Шарлык авылы) һәм «Сандугач» вокаль ансамбле (Богырыслан шәһәре) бүлеште.

«Хореография» номинациясендә:
1 урынны «Кояш» халык бию коллективы (Нәүрүз авылы, Пономаревка районы),

«Ялан» халык бию ансамбленең «Йолдыз» төркеме (Әсәкәй авылы), «Акварель» хореография коллективы (Әсәкәй авылы) бүлеште.

«Музыкаль уен коралында уйнау» номинациясендә:
1 урын – Эльнар Мөхәммәтҗанов (Әсәкәй авылы).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*