tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рәйхан”лылар бәйрәм итте: клубка 3 ел тулды, милләттәшләр хөрмәтләнде
“Рәйхан”лылар бәйрәм итте: клубка 3 ел тулды, милләттәшләр хөрмәтләнде

“Рәйхан”лылар бәйрәм итте: клубка 3 ел тулды, милләттәшләр хөрмәтләнде

Милләтәшләребезне берләштереп Уфа шәһәрендә оештырылган “Рәйхан” клубы үзенең 3 еллык бәйрәм кичәсен үткәрде.

“Рәйхан” клубы танылган тележурналист, күренекле язучы һәм шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, бихисап мактаулы исемнәр иясе Халисә Мөхәммәдиева башлангычы белән чишмә башын ача. Бу 2019 елның 24 октябре була. Бирегә талантлы милләтәшләребез һәм гүзәллеккә гашыйк кешеләр килә. Халисә Мәсгут кызы клубның җитәкчесе буларак һәр очрашуны, сәяхәтне кызыклы, соклангыч истәлекләр калдыра торган итеп оештыра.

Хәер, бүгенге көндә Аллага Шөкер, туган телебездә рәхәтләнеп сөйләшергә һәм аралашырга, халкыбызның мәңгелек җырларын җырларга һәм тыңларга, татар мохитендә иҗат итәргә һәм яшәргә барлык уңайлыклар бар. Төрле иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр шактый актив эшли. “Рәйхан” да – әнә шундый клуб.
Аның чираттагы бәйрәм кичәсе дә бик матур, күңелле узды. Мәртәбәле кунаклар да катнаштылар, клубташларның чыгышларын тамаша кылдылар. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, танылган сәнгатькәр һәм җырчы Миләүшә Имашева, “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина, күренекле милләтәшебез Нәфисә Акчурина тәбрикләүләрен җиткерделәр. Альфред Әмир улы бер төркем лаеклы милләтәшләребезне бүләкләде.

Чара һәрвакыттагыча җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелде. Клубташлар ихлас күңел ачты, гөрләтеп ял итте. Һәр очрашу, кичә, җыелыш “Рәйхан” халык җыры белән ачылып һәм “Туган тел” гимны белән тәмамлана. Клубка нәфислек һәм гүзәллек сөючеләр, миллият өчен янып йөрүчеләр тупланган.

Юлай НИЗАЕВ.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*