tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас Сабан туе кунаклары 150 килограммлы баллы чәк-чәк белән сыйланды
Апас Сабан туе кунаклары 150 килограммлы баллы чәк-чәк белән сыйланды

Апас Сабан туе кунаклары 150 килограммлы баллы чәк-чәк белән сыйланды

Чәк-чәк 150 килограмм авырлыкта. Аны Апасның Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге үзәк рестораны пешерде. Баллы, тәмле чәк-чәк белән Сабантуй кунаклары сыйланды.
Алып баручылар сүзләренчә, әлеге чәк-чәкне пешерү өчен 3 мең йомырка, 40 лирт сыек май, 30 литр бал һәм 20 килограмм шикәр комы кирәк булган. Аны Апасның оста куллы пешекчеләре 2 атна пешергәннәр, 2 көн өйгәннәр, 1 көн бизәгәннәр.

Волонтерлар чәк-чәкне матур итеп кисеп, халыкка өләште һәм ул бик күп кешегә җитте.
Лилия Зәйнуллинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды һәм коллективына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*