tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апасның унике кеше яши торган Себерче авылында тарихи музей эшли
Апасның унике кеше яши торган Себерче авылында тарихи музей эшли

Апасның унике кеше яши торган Себерче авылында тарихи музей эшли

Апас районының Себерче авылында 12 кеше генә яши. Авылны яшел чирәм каплаган һәм сихри тынлык биләп алган. Санаулы гына йортларның һәрберсенең үз тарихы, үткәне бар. Биредә яшәүче Наталья Зайцева иске авыл йортын музейга әверелдергән.

«Йортта 8 балалы ишле гаилә яшәгән. Элеккеге авыл сурәтен, балачак төсен, яшәешнең төсмерен саклап каласы килү теләге мине шушы эшкә этәрде. Биредә бар да элеккечә», — ди ул.

Наталья Зайцева Себерче авылы тарихын барлап, китап итеп тә туплап чыгарган. Ул 1962 елда авылдан китеп, озак вакыт Түбән Кама шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Хәзер авыл өчен бик тә кирәкле һәм мөһим эш башкара. Авылны матурлау, бизәү эшләренә дә өлеш кертә.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*