tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре “Татарча диктант”та катнаша
Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре “Татарча диктант”та катнаша

Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре “Татарча диктант”та катнаша

Сәфәр аеның 3 нче көнендә (10 нчы сентябрьдә), Татарстан мөфтияте, мөхтәсибәтләр, мәчетләр һәм мөселман уку йортлары «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаша. Әлеге чара Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте дүртенче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әвереләчәк. Татарстан мәчетләрендә һәм мөселман уку йортларында «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе Идел буе Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтү уңаеннан оештырыла.

Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле нинди булуга карамастан, акциядә һәр кеше катнаша ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*