tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде
Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде

Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде

Бүген Казанның Самосырово мөселман зиратында 175нче мәктәптә атыш нәтиҗәсендә һәлак булган өч укучыны һәм 26 яшьлек укытучыны җирләделәр. Алар 8 «а» сыйныфында укыганнар.

«Самосырово» яңа мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина (2006 — 2021), Әмир Шәйхетдинов (2006 — 2021) һәм Дамир Гайнетдинов (2007 — 2021), иске «Самосырово» зиратында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева җирләнде.

Җинаятьче балалар һәм укытучыга утлы коралдан аткан була. Моны Илзия Нәгыймуллинаның әтисе Рифат Нәгыймуллин да раслады.

«Илзия тәртипле, тыныч бала иде. Казан кызы. 14 яшь тулды, паспортын алган гына иде. Яхшы билгеләргә укыды. Мәктәпне бетергәч, аш-су өлкәсеннән китмәкче иде. Тортлар, төрле тәм-томнар әзерләргә ярата иде. Дус кызлары белән кино карарга, кафега барырга яратты», — дип искә алды кызын ул.

Эльвира Игнатьеваның абыйсы Тәлгать Әмиров әйтүенчә, беренче пуля Эльвираның башына эләккән. «Эльвира гәүдәсе белән балаларны капларга өлгергән, җинаятьче соңрак калган балаларга аткан. Мәктәптә атыш булуы турында туганнарыбыз хәбәр итте. Баштан парта астына качып өлгергән дип уйладык, тик соңыннан моргка баргач аның гәүдәсен танып алдык», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*