tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Фәйзрахманов: “Халыкның хезмәтемне кабул итүе – минем өчен иң зур бүләк”
Айдар Фәйзрахманов: “Халыкның хезмәтемне кабул итүе – минем өчен иң зур бүләк”

Айдар Фәйзрахманов: “Халыкның хезмәтемне кабул итүе – минем өчен иң зур бүләк”

30нчы гыйнварда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның “Яшәү барыбер кызык” дип аталган юбилей концерты була. Бүген бу уңайдан Татар дәүләт филармониясендә Айдар әфәнде катнашында матбугат очрашуы узды.

Милли хисле төпчек бала буларак, кечкенәдән чын татар мохитендә, укытучы гаиләсендә халык моңнарын – әтисенең өздереп гармунда уйнавын, әнисенең моңлы тавышын ишетеп, өлкән абый-апаларының бер-берсен уздырып баянда уйнарга өйрәнүләрен күреп, сокланып, күңеленә сендереп үсә Арча төбәге егете. 1976нчы елда Казан дәүләт педагогика институтын, 1981нче елда Казан дәүләт консерваториясен кызыл дипломга тәмамлагач, Айдар Фәйзрахмановны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына солист-вокалист итеп эшкә чакыралар. Биредә эшләү дәверендә җырчы операларда һәм музыкаль спектакльләрдә төрледән-төрле масштаб һәм катлаулыктагы бихисап партияләр башкара. 1880нче еллар азагы-1990нчы еллар башында ул татар эстрадасының иң танылган җырчыларының берсе була. Күпләр аны “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалындагы “Җырлыйк әле” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы буларак та белә. 2002нче елдан бирле җырчы Татар-дәүләт гуманитар-педагогика университетының җыр кафедрасын җитәкли. Бүген Айдар Фәйзрахманов – Казан федераль университеты профессоры.

Шул ук 2002нче елны, әле Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләү дәверендә, аңа Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән җитәкчелек итүне тәкъдим итәләр. Бик күп уйланулардан соң, кыюсыз гына эшкә тотына җырчы. Бүген әлеге ансамбль Татарстанны төрле кыйтгаларда тәкъдим итәрлек тотрыклы, профессиональ коллектив буларак танылу алды, 40тан артык илдә чыгыш ясалган. “Миннән кайвакыт, Суданда да татарлар яшимени, дип сорыйлар. Сәнгать – ул интернациональ. Барлык милләт вәкилләре дә сөйләшә белә торган тел ул – сәнгать теле, бигрәк тә фольклор теле”, – дип сөйләде Айдар әфәнде очрашуда.

Аның фикеренчә, Татарстан өчен сәнгать төре буларак фольклор гына бренд була ала. Чөнки дөнья сәнгате киңлегендә нәкъ менә фольклорга киң урын бирелә. Бигрәк тә Төркия, Балтыйк буе илләрендә бу шулай. Татар халык авыз иҗаты да чит ил тамашачысы тарафыннан бик җылы кабул ителә.

Булачак концертның исеме – “Яшәү барыбер кызык”. “Илдар Юзеевнең шул исемдәге шигыре бар. Яшәүнең, чынлап та, кызык булуына яши-яши инанасың. Шулай дип атауның тагын бер сәбәбе бар: юбилей концертында минем җырлардан гына торган “Яшәү барыбер кызык” музыкаль җыентыгындагы җырлар яңгыраячак. Концерт әнә шул дискның презентациясе рәвешендә узачак”, – дип аңлатты Айдар әфәнде.

Җырлар Казан дәүләт консерваториясенең “Татарика” татар музыкасы оркестрына кушылып башкарылачак. Җырны баянга ияреп башкару күңелдә бер хәлат, фонограмма белән җырлау икенче төрле хәлат тудыра, ә менә бу җырларны тере оркестрга кушылып сәхнәдән яңгыратканда үзгә бер илаһи хәлат кичерәсең, ди ул үзе.

Айдар Фәйзрахманов бу төр башкаруның татар сәхнәсеннән бөтенләй юкка чыгуын, җырларның күп очракта фонограммага җырлануын тискәре күренеш буларак бәяли һәм, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе буларак, моның белән көрәшә. “Сәхнә – ул кешенең шушы мизгелдә булган хәлате. Бүген мин бу җырны бер төрле җырлыйм, иртәгә бөтенләй икенче төрле итеп башкарам. Шуңа да һәрбер җырчының җыры – ул нәкъ менә шушы мизгелдә булган күңел авазы. Аны бернинди ясалма тавыш белән дә алыштырып булмый”, – дип шәрехләде ул бу уңайдан.

Җырчы сүзләренә караганда, милләткә хезмәт итү, халыкның бу хезмәтне кабул итүе – аның өчен иң зур бүләк. Моны бернинди дәүләт бүләкләре дә алыштыра алмый.

“Минем яшьтә яшәү тагын да кызыграк һәм матуррак икән. Мин моның шулай икәнлегенә көн саен инанам. Узган елларга карап, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга туры килә. 27 ел Татар дәүләт опера һәм балет театрында, 30 елдан артык эстрадада хезмәт куйдым, 15 ел Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә җитәкчелек итәм, 12 ел телевидениедә эшләдем. Боларның һәммәсе – бик зур тәҗрибә, чөнки бу юнәлешләрнең барысында да турыдан-туры тамашачы белән эшләргә туры килде. Бүген миңа – 60, әмма мин үземне егет итеп хис итәм. Иҗат кешесе өчен 50, 60, 70 яшьлек вакыт иң уңышлы, нәтиҗәле чор икән” – дип, фикерләре белән бүлеште Татарстанның халык артисты очрашуда. Моның шулай икәнлеген аның хезмәт һәм иҗат җимешләре дәлилли. Күптән түгел Айдар әфәнде “Онытырга мөмкин түгел” дип аталган, татар музыкаль фольклорының гүзәл үрнәкләрен туплаган ике томлык һәм үзе иҗат иткән җырлардан торган “Яшәү барыбыр кызык” җыентыгын чыгарган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*