tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сармандагы “Ак калфак” игелекле эшләр башкара
Сармандагы “Ак калфак” игелекле эшләр башкара

Сармандагы “Ак калфак” игелекле эшләр башкара

Минутлар, сәгатьләр көннәрнең никадәр тиз алмашынуын, гомерләрнең күз ачып йомганчы үтеп китүен бүген һәммәбез дә бик ачык сизә.

Ә дөнья куып, еш кына тирәбез дә аз гына жылы сүзгә, назга мохтаҗ булган инвалид балаларны күрми үтэбез. Шул унайдан Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Сарман районы (Татарстан)  бүлекчәсе яна елдагы беренче утырышында игелекле гамәл кылу турында кинәшеп, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хәйриячелек ярдәме күрсәтү максаты белән Яр Чаллы шәһәре дельфинариена сәяхәт оештырдылар. 100 мен күләмендә акча белән ярдәм итеп, өйдә белем алучы 26 укучыны ата-аналары, опекуннары белэн берлектә ике автобуста сәяхәт иттерделәр. Оешманың членнары: бу чараларнын бөтен планын төзүче Зиннатуллина Дания Ясировнага, шәфкать туташы Рита Хузинага, баянчы Гөлфия апаларына балалар ихластан рәхмәтле калдылар. Гомумән, “Ак калфак” оешмасы членнары бу чараны үткәрүдэ, оештыруда бик теләп катнаштылар.

Дельфиннар чыгышын караганна сон, тагы да күнелле олеше кафеда дәвам итте. Гарип булсалар да рухлары исән-сау булган шушы балаларга күңелле мизгелләр бүләк итә алды безнен оешма. Аларга бит бары бер җылы сүз, күңел эретерлек наз җитте. Күңелләре кителеп яшәгән яңа ел бәйрәме көннәрендә бу сәяхәттән алган тәэсирләр, балалардан бөркелгән нур, жылылык, аларнын гомер юлларын яктыртыр, авырлыкларны жиңәрлек көч бирер дип ышанып калдык.

Зәния Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*