tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Сәлимгәрәев: Татар журналистларына ярдәм итү ысулларын табачакбыз
Айдар Сәлимгәрәев: Татар журналистларына ярдәм итү ысулларын табачакбыз

Айдар Сәлимгәрәев: Татар журналистларына ярдәм итү ысулларын табачакбыз

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бүген форумда катнашучы татар журналистлары “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчелеге белән очраштылар.

Оешманың эшчәнлеге белән аларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев таныштырды.

Ул төбәкләрдәге редакцияләр эшчәнлеге хакында чыгышларны һәм мөхәррирләрнең мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Марий Эл Республикасында нәшер ителүче “Якташлар” газетасына Татмедиа җитәкчелеге ярдәм күрсәтәчәкбез дигән карарга килде.

“Татар Радиосы, Сергач” баш редакторы Фәрит Аймалетдинов радиостанция эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм Сергачта әлеге радиодулкыннарны тыңлаучы 35 татар авылы барлыгын билгеләп үтте.

“Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев форумның татар журналистлары эшчәнлеге өчен бик файдалы икәнлеген искәртеп үтте:

-Сезнең эшчәнлегегез татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска ярдәм итә. Бу эшегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Ярдәм кирәк булган очракларда һәрвакыт безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – диде ул.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*