tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татмедиа” республика агентлыгында татар журналистлары өчен лекцияләр узды
“Татмедиа” республика агентлыгында татар журналистлары өчен лекцияләр узды

“Татмедиа” республика агентлыгында татар журналистлары өчен лекцияләр узды

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучы каләм ияләре бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшчәнлеге белән танышты. Бүген биредә  Айдар Сәлимгәрәев белән очрашу һәм бина буенча экскурсия үткәрелде.

Журналистлар  өчен оештырылган лекцияләр кысаларында каләм ияләре өчен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рамис Латыйпов һәм “Шәһри Казан” газетасының баш редакторы Радик Сабиров чыгыш ясадылар.

Рамис Латыйпов  социаль челтәрләрдә укучыларны кызыксындыру ысуллары һәм аларның санын арттыру турында сөйләде. Радик Сабиров исә гәзета мөхәррирләренә үз тәҗрибәсенә таянып киңәшләр бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*