tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумы үз эшен дәвам итә
Бөтенроссия татар журналистлары форумы үз эшен дәвам итә

Бөтенроссия татар журналистлары форумы үз эшен дәвам итә

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бүген каләм ияләре Татарстанның Кукмара шәһәрендә үз эшләрен дәвам итәчәкләр.

Биредә Россия регионнарыннан җыелган журналистларны “Хезмәт даны” газетасы, “Кукмара авазы” радиосы, “Кукмор ТВ” редакцияләре һәм Иске Пенәгәр авылының 200 еллык тарихы булган мәчет эшчәнлеге белән таныштыру планлаштырылган.

Шулай ук  “Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл дә оештырылачак.

  • Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*