tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Тосно шәһәрендә «Изге юл» татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты
Данис Шакиров Тосно шәһәрендә «Изге юл» татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты

Данис Шакиров Тосно шәһәрендә «Изге юл» татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты

26 октябрьдә Тосно шәһәренең мәдәният йортында “Изге юл” татар җәмгыяте оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәм алдыннан кунаклар өчен мәдәният йорты фойесында танылган Петербург рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Миф күргәзмәсе, милли ризыклар тәкъдим итү һәм дегустация оештырылган иде.
Чара Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» татар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Иняятулла Кутуевның кунакларга сәламләү сүзләреннән башланды.

Шулай ук Ленинград өлкәсе Тосно районы муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы Александр Канцерев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Шакиров һәм башка рәсми затларның тәбрикләүләре яңгырады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул «Изге юл» татар җәмгыятен 25 еллык юбилее белән котлады һәм җәмгыять рәисе Иняятулла Кутуевка Бөтендөнья татар конгрессы медальлен, Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Башка чыгыш ясаучылар шулай ук татар җәмгыятен юбилей белән котладылар һәм ел саен уздырыла торган «Тосно Сабан туе», «Тукай укулары», батырлык дәресләре һәм шагыйрь-сугышчы М.Җәлил иҗат кичәләре; татар мәдәнияте көннәре өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр.

Шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Изге юл»ны юбилее белән котлады һәм Ленинград өлкәсе территориясендә җәмгыятьнең актив эше, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Иняятулла Ганиевичка рәхмәт белдерде, активистларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу бәйрәм көнендә кунакларны халыкара вокаль конкурслар лауреаты, опера җырчысы Динар Байтемиров, татар фольклор ансамбльләре үз чыгышлары белән сөендерде. Бәйрәм программасында Тосно балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

25 ел эчендә иҗтимагый оешма татар халкының мәдәниятен,  традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу буенча зур эш башкарды. Җәмгыять Ленинград өлкәсенең Тосно районында беренче милли-мәдәни берләшмә булып тора. «Изге юл» татар җәмгыятенең алыштыргысыз рәисе – Тосно районының Мактаулы гражданины, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Иняятулла Кутуев.

Тосно татарлары Ленинград өлкәсенең күпмилләтле районнарының берсендә яшәүләре һәм ата-бабалары кебек хезмәт белән көн күреп, дус-тату мөнәсәбәттә яшәүләре белән горурланалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*