tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры: Кыргызстан татарларында баянга кушылып җырланган җырларга ихтыяҗ зур
Әтнә театры: Кыргызстан татарларында баянга кушылып җырланган җырларга ихтыяҗ зур

Әтнә театры: Кыргызстан татарларында баянга кушылып җырланган җырларга ихтыяҗ зур

Кыргызстан татарлары баянга кушылып җырланган җырларны аеруча яратып кабул иткән.

«Без программага ретро җырларны, халык җырларын кертергә тырыштык. Баянга кушылып җырлауны бөтенләй башкача кабул иттеләр. Нинди генә җырны башкарсам да, моның аларга бик тансык булуы күзләреннән күренде», диде Әтнә театры артисты Реваль Хисмәтуллин театрның Кыргызстан гастрольләренә багышлап «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә.

«Чик аша чыкканда чиратлар зур булып безнең декорацияләр төялгән йөк машинасы килеп җитмәсә дип, без бер баянны үзебез белән самолетка багаж итеп алдык», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.

«Без шушы сәфәрдән кайтканнан бирле Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез концертта җырланган җырларның язмаларын сорый башлады. Аеруча баян белән җырланганнарын сорыйлар», – дип өстәде ул

Әтнә театры Реваль Хисмәтуллин башкарган җырларның язмаларын Кыргызстанда яшәүче татарларга җибәргән.

«Тамашачының реакциясенә караганда, иң яратып кабул ителгән җыр – «Иделләре, күлләре» дигән татар халык җыры», – диде Реваль Хисмәтуллин.

Әлеге иҗади сәфәр барышында Әтнә театры артистлары алып килгән тамашаны дүрт шәһәрдә барлыгы 2 000гә якын тамашачы караган. Алар арасында татарлар белән бергә кыргыз, үзбәк кешеләре дә булган. Ош шәһәренә Үзбәкстан татарлары да килгән.

  • Реваль Хисмәтуллин – Әтнә театрының җырчы актеры. И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен һәм Н.Г.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Театрда 2009 елдан бирле эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*