tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Иске Пенәгәр авылы мәчете белән танышты
Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Иске Пенәгәр авылы мәчете белән танышты

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Иске Пенәгәр авылы мәчете белән танышты

Бүген Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Иске Пенәгәр авылының иң борынгы мәчетендә булдылар.

Авылның имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов кунакларны мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Аның билгеләп үтүенчә, мәчетнең төнгә дә, ялга да ябылганы юк, аның ишекләре тәүлегенә 24 сәгать һәркем өчен дә ачык.

– Авыл халкы мәчетебезгә килеп 5 вакыт намаз укый. 16 ел рәттән бер вакыт намазны да калдырган юк, авыл халкы иртә таңнан да, төнге сәгать икедә дә килә мәчеткә, – дип сөйли Зиятдин хәзрәт.

Киров өлкәсе татар оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов та мәчетнең , Зиятдин хәзрәтнең эшчәнлегенә югары бәя бирде.

-Зиятдин хәзрәт – ул безнең укытучыбыз да, тәрбиячебез дә. Татар халкы яшәгән һәр авылда шундый хәзрәт булса, телебез сакланыр, халкыбыз яшәр. Бөтендөнья татар конгрессына да бик рәхмәтлебез, чараларыбызда гел ярдәм итеп торалар, – дип билгеләп үтте ул.

Зиятдин хәзрәт каләм ияләренә Пенәгәр авылының күренекле кешеләре, сәләтле яшьләре хакында сөйләде, авыл тарихына багышланган китаплар белән таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессында Иске Пенәгәр авылы тарихына багышланган “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” дигән китап тәкъдим ителгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*