tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмә ачыла
Татар китабы йортында Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмә ачыла

Татар китабы йортында Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмә ачыла

Татар шрифтларын ясаучы һәм язу машиналарын уйлап табучы галим Мөхәммәд Идрисинең тормышы һәм эшчәнлеге беренче тапкыр махсус күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Мөхәммәд Идрисинең (1882— 1948) хезмәте киңкырлыгы белән таң калдыра: ул полиграфия белгече дә, рәссам һәм гравер, татар китапларын бизәүче дә, глобуслар һәм атласлар төзегән картограф та. Галимгә багышланган «Мөхәммәд Идрисов: шрифтлар остасы» күргәзмәсен ачу һәм шул исемдәге китапны тәкъдим итү 28 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында үткәреләчәк.

Мөхәммәд Идрисов 1882 елда матбагачы Ибраһим Идрисов гаиләсендә туа, шуңа күрә балачактан ук китап бастыру эшләренең үзәгендә кайный һәм полиграфия белән кызыксына башлый. Казанда ул Иван Харитонов басмаханәсендә тәҗрибә туплый, шунда гравюра ясау, картография һәм хәреф кою һөнәрләрен үзләштерә.

Алмания, Төркия, Ливан һәм Мисырда белемен ныгыта, китап бастыруның заманча технологияләрен һәм гарәп каллиграфиясе стильләрен җентекләп өйрәнә.

Төрледән-төрле китап иллюстрацияләре, шәкертләр өчен географик карталар, басмаханәләр өчен яңа хәреф калыплары – болар барысы да Идрисинең тынгысыз иҗаты нәтиҗәләре. 1920-елларда ул гарәп шрифтын реформалауда катнаша. Казанда гарәп хәрефләре өчен язу машинасын ясауга да ул күп көч түгә. Милли музей фондында Идрисинең “Ундервуд” язу машинасы нигезендә яңа төрки әлифба өчен клавиатура ясау схемалары саклана. Идриси уйлап тапкан шрифтлар Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия басмаханәләрендә һәм язу машиналарында кулланыла, ул якларда ул “Нәсхи Мөхәммәд Идриси” бренды белән билгеле була.

Милли музей фондларында танылган галим белән бәйле предметлар коллекциясе саклана. Бу материаллар быел дөнья күргән “Мөхәммәд Идриси: шрифтлар остасы” китабына да кертелде. Китапны төзүдә китапчылык эше, татар китабы тарихы, полиграфия сәнгате белгечләре катнашты.

Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмәне ачу һәм китапны тәкъдим итү чарасы 28 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында үтәчәк. Шулай ук бу көнне музейда басмачылык тарихын чагылдырган остаханәләр үтәчәк. Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләрен каллиграф, машинистка һәм верстка остасы вазыйфаларында сыный алачак.

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*