tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Пермь крае Барда авылында “Татар мәгарифе көннәре” чарасы кысаларында оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты
Илгиз Халиков Пермь крае Барда авылында “Татар мәгарифе көннәре” чарасы кысаларында оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты

Илгиз Халиков Пермь крае Барда авылында “Татар мәгарифе көннәре” чарасы кысаларында оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Татар мәгарифе көннәре” чарасы кысаларында Пермь крае Барда авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты. Илгиз Халиков мөгаллимнәрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров исеменнән сәламләде. Биредә ул татар теленең Россия Федерациясе төбәкләрендә кулланылышы, аның фән буларак укытылуы мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*