tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты
Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа”  республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын үткәрә.

Бүген Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты.

Биредә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рамис Латыйпов электрон матбугат чарасының эшчәнелеге  белән таныштырды.

– Татар Информ һәм Интертат –  беренче татар электрон сайтлары һәм алар Татарстанның төп татар редакциясе булып торалар. Без тиз һәм сыйфатлы итеп, төрле юнәлештәге мәгълүматны биреп барырга тырышабыз, кулланылышка җайлы булсын өчен төрле типтагы баннерлар эшлибез, – дип сөйләде ул.

Шулай ук очрашуда «Тәртип» радиосы продюсеры Айваз Садыйров радионың тарихы һәм аның эшчәнлеге белән таныштырды:

– Тәртип радиосы 2008 елдан үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә татар телен, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны һәм мәдәниятне саклауга юнәлдерелгән тапшырулар эшләнә. Шулай ук милләтебезнең легендар җырлары безнең радиобызның төп бизәге булып торалар.

“Татмедиа” республика агентлыгы белән танышу кысаларында социаль челтәрләр модераторлары, блогерлар һәм газеталарның баш мөхәррирләре өчен лекцияләр узды.

Каләм ияләре Республикабызда уңышлы эшләп килә торган басма матбугат чараларының редакцияләре белән танышты. «Салават күпере» журналы редакциясе» җитәкчесе Гөлнара Хайдарова нәниләр өчен чыгарылучы басма турында сөйләде.

-«Салават күпере» журналын без яшьтән ук балаларның игътибарын җәлеп итүне күздә тотып төзергә тырышабыз. Биредә нәниләргә татар телендә уеннар, биремнәр, буягычлар тәкъдим ителгән, – ди ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*