tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең ике көнлек форумы ачылды
Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең ике көнлек форумы ачылды

Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең ике көнлек форумы ачылды

Бүген Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы эшли башлады. Форум эшенең беренче көнендә Татарстан мөхтәсибәтләреннән килгән 350дән артык мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр катнаша. Әлеге җыен 2011нче елдан башлап ел саен Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә. Форум мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу, аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора.

Бүгенге очрашуда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләп, форум Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мөхәммәд бен Зәид исемендәге гуманитар фәннәр университетының Әбу Дабидагы филиалы җитәкчесе (БГӘ) Али Әл-Алави, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашында ачылды. Алар үз чыгышларында бүгенге көндә мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре, дини белем бирүдә заманча технологияләрне куллану, татар телен (туган телне) үстерү, саклау юллары турында фикерләрен җиткерделәр.

Форумда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов конгресс җитәкчелеге исеменнән сәламләде. Ул әлеге чараның мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим булуын ассызыклады.

Равил хәзрәт бүгенге көндә республикабызда 700-дән артык урында мәчет каршындагы курсларда белем бирелүен билгеләп, дин гыйлемен бирүдә тырышлык күрсәтүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җәлил хәзрәт башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәрнең җәмгыятьтәге ролен югары бәяләп, мәгариф, белем бирү хезмәткәрләренә гыйлем таратуда уңышлар юлдаш булуын теләде. Абу Даби кунагы Али Әл-Алави сәхәбәләрнең юлын дәвам итәсез, Коръән укыйсыз һәм башкаларга да өйрәтәсез дип, гуманитар фәннәр укыту юнәлешендә хезмәттәшлекне киңәйтү юллары хакында сөйләп үтте. Айрат хәзрәт Әюпов мәктәпләрдә һәм мәчет каршындагы курсларда телләр өйрәтүгә зур игътибар бирергә чакырды, хәзерге заманга хас начар гадәтләр, аеруча электрон тәмәке тарту күренешләренә каршы торуда мөгаллимнәрнең ярдәмен сорады.

Утырыштан соң алдынгы мәгариф хезмәткәрләренә Татарстан мөфтинең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Өйлә намазыннан соң форум хәзерге мөселман мәгариф системасында хезмәт куючыларның үз хезмәт тәҗрибәләре буенча чыгышлар белән дәвам итә.

Форумның төп чаралары иртәгәгә билгеләнгән: 27нчы октябрьдә пленар утырыш һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгы кысаларында фәнни конференция көтелә. Конференция “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа бинасында дәвам итәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*