tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Мәгълүматны татар дөньясына тапшыра белү – журналист өчен зур горурлык
Васил Шәйхразыев: Мәгълүматны татар дөньясына тапшыра белү – журналист өчен зур горурлык

Васил Шәйхразыев: Мәгълүматны татар дөньясына тапшыра белү – журналист өчен зур горурлык

Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу  узды.

Милли Шура рәисе кунакларга журналистларның төп бурычларын билгеләп үтте һәм татар дөньясында булган вакыйгаларны укучыга мөмкин кадәр тизрәк җиткерүнең мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук регионнарда чыга торган газета-журналларның рәсми сайтларына игътибар артуын искәртте.

– Журналистларның эшчәнлеге аша милләттәшләребез татар дөньясында барган яңалыкларны белеп тора.Шуның өчен сезнең төп максатыгыз-сыйфатлы итеп мәгълүматны аларга тәкъдим итү. Сезнең эшчәнлегегез бик мөһим, – дип ассызыклады ул һәм каләм ияләренә рәхмәтләрен белдерде.

Форумга Россиянең 15 төбәгеннән 30га якын журналист чакырулы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*