tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиевнең балалар өчен «Безнең абый» эш дәфтәрен тәкъдим иттеләр
Разил Вәлиевнең балалар өчен «Безнең абый» эш дәфтәрен тәкъдим иттеләр

Разил Вәлиевнең балалар өчен «Безнең абый» эш дәфтәрен тәкъдим иттеләр

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Разил Вәлиевнең «Безнең абый» дип исемләнгән балалар эш дәфтәрен тәкъдим иттеләр.

«Якташ әдипләребезнең иҗатын пропагандалау максатыннан яңа проект башлап җибәрдек. Аның беренчесен Разил Вәлиев иҗатына багышладык. «Безнең абый» дип исемләнгән эш дәфтәре башлангыч сыйныф укучылары өчен татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Материалда башваткыч, ребус, әдипнең тормышы, иҗат юлы, аның китаплары урын алган. Qr-код аша кереп, әдип турында тулырак мәгълүмат белән танышып була», – диде Түбән Каманың үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова.

Эш дәфтәрендә Разил Вәлиевнең Ташлык авылы китапханәсендәге музее, язучының балаларга атаган язмалары аерым сәхифә итеп бирелгән, китапларның фотосурәтләре белән бергә кыскача эчтәлекләре урнаштырылган. Китапта «Әлифба» җыры ноталары белән тәкъдим ителә.

«Әкият ул – могҗиза. Һәр халык үз хыялын, өметен әкиятләргә салган. Разил абый балаларга дөнья әкиятләрен тәрҗемә итүче буларак таныш. «Алтын алма», «Җырчы казлар» – китапханәдә иң күп укыла торган китаплар. Эш дәфтәрендә без балаларның үзләренә әкият, шигырь һәм рәсем ясау мөмкинлекләрен тудырдык. Әкиятләр бала хәтерендә саклансын өчен буягычлар да бар», – диде Гөлназ Арсланова.

Аның әйтүенчә, эш дәфтәре укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен яхшы материал. «Биредә Разил Вәлиевнең иҗаты белән җиңел форматта танышырга мөмкин. Һәр кеше үзенең нәсел җебен белергә тиеш, дигән борынгылар. Шуңа күрә дә китапта Разил абыйның шәҗәрәсе мисалында балаларга үзләренең шәҗәрәсен төзергә тәкъдим иттек», – диде ул.

«Разил Вәлиев тәрҗемә иткән чит ил халыклары әкиятләре буенча төзелгән мавыктыргыч уен да балаларның күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Китапханә берләшмәсе, Кол Гали исемендәге милли китапханә һәм үзебезнең методик бүлек китапханәчеләре белән материалны эшләгәч, шундый нәтиҗәгә килдек: Разил абый кебек шәхесләр күп булмый, шуңа да аның белән горурланырга, хөрмәтли белергә, яшь буында шушы шәхесләр үрнәгендә милли горурлык хисләре тәрбияләргә кирәк», – диде ул.

Гөлназ Арсланова киләсе ел китапханәдә Түбән Кама төбәгендә яшәп имам булган, фәлсәфи һәм иҗтимагый-тарихи әсәрләре белән халык арасында популярлык казанган дин галиме Таҗетдин Ялчыголга багышланачагын әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*