tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда көрәш буенча дүрт тапкыр Россия чемпионы тавыш бирүдә катнашты
Азнакайда көрәш буенча дүрт тапкыр Россия чемпионы тавыш бирүдә катнашты

Азнакайда көрәш буенча дүрт тапкыр Россия чемпионы тавыш бирүдә катнашты

Көрәшче Ислам Закировның исеме районда гына түгел, Татарстанда күпләргә таныш. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән көрәшче быел дүртенче тапкыр Россия чемпионы булып танылды.

Узган ел ул Дөнья беренчелегендә 70 килограмм авырлыкта шулай ук алтын медаль яулаган иде. Быелның сәяси вакыйгасы Ислам өчен аеруча истәлекле. Ул тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

-Сайлауда һәр кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш дип уйлыйм. Чөнки шушы илдә үзебезгә укыйсы, эшлисе һәм яшисе бит, — ди Ислам Закиров.

Яшь сайлаучыга 509 нчы сайлау участогында истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*