tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салих авылы диңгезнең колагына урнашкан
Салих авылы диңгезнең колагына урнашкан

Салих авылы диңгезнең колагына урнашкан

Салих авылы чишмәләре тарихы белән кызыксына башлагач, авылдашларымнан белгән-ишеткәннәрен сораштырдым.

Бүгенгесе көндә читтә яшәүчеләр үзебезнең авылның ватсап төркеме аша сөйләделәр. Аннары сентябрь ахырында матур әбиләр чуагында, авылдашлар белән бергәләп чишмә буйларына барып, аларның тарихлары турында сөйләштек. Әниләрнең шул чишмә юлларыннан су ташыганнарын искә алдык.

Элек-электән бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар. 1774 еллар тирәсендә Пенза якларыннан Салих исемле кеше 2 улы белән безнең якларга килеп урнаша.

Бу вакыйгаларның башка төрле варианты да бар. “Хансөяр, Яңа Чүте, Салих авыллары тарихы” дигән китапта (авторлары – Марсель Гарипов, Мөхәммәтһади Мөкатдисов, Шәриф Гарипов) мондый юллар бар: “1775 елларда бу җирләргә Пенза губернасы Иске Сыркыды авылыннан Салих исемле бер кеше энеләре Сәйфулла һәм Габдулла белән күчеп килә”.

Бу вакытта инде күрше җирләргә (хәзерге Яңа Чүте авылы урыны) кешеләр килеп утырган була. Алар, читләрне күреп: “Бар, ку монда килүчеләрне!”, – дип, берсен куарга җибәрәләр. Ләкин берсе: “Ярар, көннәсеннәр”, – дип, иптәшләрен туктата. Шуннан беренче атамалар килеп чыга. Салихның беренче атамасы – “Барку”, ә елганың исеме “Көннә” булып китә”.

Авылда су кермәгән вакытта 6 чишмә булган. Хәзер, булган, дип кенә искә алырга кала. Шуларның икесе зур чишмәләр дип саналган. Бер чишмәнең дә төгәл исеме булмаган. Кайсы очта яки кемнең турында – шул кешенең исеме белән йөрткәннәр. Авылдашлар аларны, Югары оч, Түбән оч, Шәйхулла, Әхмәт, Камал, Шәйхи чишмәләре, дип искә ала. Югары очта зур чишмә булган. Шул чишмә янында кырда эшләүче халыкка, зур казаннар асып, ашарга пешерә торган булганнар. Ел саен, өмә оештырып, чистартканнар, буралы чишмәләрнең бурасын юкә мунчала белән ышкып юганнар. Һәр чишмәнең суы үзенә башка төрле тәмле иде, диләр авылдашлар.

1963 елларда авылга килен булып төшкән Гөлчирә апа Зариева бүген дә үзләре янында, түбән очта челтерәп аккан чишмәне карап, саклап тора.
“Мин килен булып төшкән вакытта, бу чишмә бар иде инде, – дип искә алып сөйли ул. – Түбән оч халкы шул чишмәгә суга, кер чайкарга, мал эчәге юарга килә иде. Көннәр буе чишмә юлы кешесез тормый иде. Түбән оч чишмәсе кыйблага таба ага. Мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Элек суы бик көчле аккан. Суы тәмле, йомшак. Чишмә суы белән чәй эчәргә яратам. Чәе башка, күңелләр, тынычланып, рәхәтләнеп китә”.

Аргы як урамында тагын бер чишмә бар, аны Камал чишмәсе дип йөрткәннәр. Чөнки ул Камал әби яши торган өй янында булган. Монысы буралы чишмә. Җәй көннәрендә Камал әбинең оныгы Хаҗиәхмәт абый Гыймаев, чишмәне ел саен чистартып, тәртипкә китереп тора.

Бүгенге көндә кешеләр бу ике чишмәдән дә су ала. Хәзер дә яр кырларыннан, салмак кына, күп чишмәләр агып ята. Алар үзләренә ярдәм көткән сыман…

Салих авылы чишмәсенең сулары Көннә елгасына ага. Көннә исә Ык елгасына барып кушыла. Ык – Чулманга, ул – Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя.

Авылдашыбыз Ләйлә Сәйфуллина сөйләвенчә, аның әбисе Нурия Таҗиева (ул бик акыллы сүзләр белән сөйли торган әби иде), Салих авылы диңгезнең колагына урнашкан, дип сөйли торган булган.

Киләчәктә авылыбызда яңадан зур чишмә булса, бик күңелле булыр иде. Ни кызганыч, чишмәләр, югалып, чүп белән капланган.

Алда телгә алган чишмәләр зур чишмәләр түгел. Тик авылда су беткән вакытта, су алырга урын бар әле.

Ләйсәнә Таһирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*