tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайлылар Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар
Азнакайлылар Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

Азнакайлылар Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү максатын күздә тоткан әлеге акциядә 1026 кеше үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Алар арасында яшьләр дә, өлкән буын да бар иде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева диктантны шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә яздылар. Җитәкчеләр әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап, анда катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

Оештыручылар татарча диктант язучыларның барысына да Рәхмәт хатлары әзерләгәннәр иде.

“Татарча диктант” акциясе бүген шәһәребезнең 3 нче, 5 нче һәм Чубар Абдул авыл мәктәпләрендә дәвам итәчәк.

Чыганак:  aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*