tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бар яктан да уңган гаилә
Бар яктан да уңган гаилә

Бар яктан да уңган гаилә

Вагай районының Первомайка авыл поселениесендә урнашкан Индәр авылында яшәүче Лариса Фәнил кызы белән Камил Рәхматулла улы Рәхматуллиннар гаиләсе биш баланы лаеклы тәрбияләгән өчен район хакимиятеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.

“Гаиләнең төп бурычы-яшьли сайлаган тормыш иптәшеңне, мәхәбәтеңне ахыргача саклап, балаларыңа үрнәк булып, аларны тәрбияле, хезмәт сөючән итеп үстереп, белем биреп зур тормыш юлына озату”-дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Лариса Рәхматуллина.

Лариса Тубыл шәһәрендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлаган 18 яшендәге матур шәһәр кызы Индәр авылы егете Камил Рәхматуллинга тормышка чыга. Яшь вакытында авылга күченеп килгән Лариса Рәхматуллина биш баланың әнисе булыр дип уйламый. Камил белән яшәүләренә быел 22 ел булган. Әңгәмәбезне дәвам итеп:”Балаларга кайгырту, наз, аларны аңлау кирәк. Мин 20 ел кайнанам белән бер йортта яшәдем. Килен булып төшкәнемдә аңа 70 яшь иде. 90га чыкты. Бик рәхимле кеше булды. Тату яшәдек, балаларыбызны үстерергә ярдәм итте. Әнидән калган йортны яңартып, аны җылы сүзләр, теләкләр белән искә алып яшибез. Мәхәббәт җимешләребез:Кәрим, Ильяс, Элиза, Ислам, Алия кече вакытларыннан безнең ярдәмчеләребез. Алар мәктәптә дә тырышып укыйлар, күп мәртәбә мактау грамоталар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Кәрим Тубыл шәһәренең күппрофильле көллиятне кызыл диплом белән тәмамлаган системалы компьютерлар һәм комплекслар буенча белгеч. Ул хәзер армия сафларында хезмәт итә. Ильяс нефть һәм газколлиятен тәмамлаган, нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү буенча яшь белгеч, Элиза 11 сыйныф укучысы, Ислам 9нчы сыйныфка күчте, Алия быел беренче сыйныфка барачак. Тормышта куелган максатларга уңышларга тырышып эшләсәң ирешеп була. Без үзебез йорт салдык. Йортыбызда күп нәрсәне үз кулларыбыз белән эшләдек. Агачтан кисеп тәрәзә кашларын эшләү өчен рәсемнәрне Ильяс ясады. Тормыш иптәшем тырыш, балаларга үрнәк булган кеше. Мәктәптә саклаучы булып эшли, өйдә дә бөтен эшкә өлгер. Ул безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Бер-беребезне аңлашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәгәнгә без бәхетлебез.

Йорт хуҗалыгыбыз зур. Мал-туар, кош-кортлар асрыйбыз. Өч савым сыер, 4 бозау, 25 сарык, 36 тавык, 6 күркәбез бар.

Гаилә бәхете татулыкта, бер-береңне хөрмәт итүдә. Гаиләне кечкенә дәүләт белән юкка чагыштымыйлар. Шуңа күрә, һәр гаилә әгъзасы тәртипле, сабырлы, кешелекле, тырыш булырга тиеш. Тормыш иптәшем улларына да үрнәк күрсәтә. Эштән кайтып үз йортында да хезмәт итә. Балалар да әти-әниләренә йорт алды хезмәтен башкаруда ярдәм итәләр, кул кушырып утырмыйлар”,-дип сүзен дәвам итте.

Индәр авылын, авыл халкын яраткан, хөрмәт иткән Лариса авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы булып эшли. Татар телен саклап калуда үзенең өлешен керткән Лариса Фәнил кызы клуб каршында вокал җыр ансамблен оештыра, “Талисман” исемле бию ансамблен, балалар өчен түгәрәкләрне дә алып бара. Авылдагы мәдәни тормыш турында:”Без төрле мәдәни чараларда актив катнашабыз. Әле күптә түгел авыл бәйрәмен, Корбан гаетен үткәрдек. Милли костюмнарда сәхнәгә чыгып җырлаучы үзешчән артистларыбызны авыл халкы яратып тыңлыйлар. Ансамблебезнең җырчылары татар моңнарын, җырларын яратып башкаралар. Аларның милли костюмнарда сәхнәгә чыгып җырлауларын авыл тамашачылары да көтеп ала. Клубның икенче өлешендә музей оештырылды. Экспонатларны җирле шагыйребез, ветеран укытучы, элекке авыл мәктәбе директоры Хәлит абый Мөрсәлимов күп еллар җыеп, туплап барган. Аның тырышлыгы белән Индәр авылында да музей барлыкка килде. Хәзер клубның икенече өлешендә авылыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдырган музеебыз эшли.

Кызганычка, 2005 нче елны авылда мәктәп ябылды. Хәзер балалар Первомайка урта мәктәбендә белем алалар. Укучыларны авылдан мәктәп автобусында йөртәләр. Первомайка авыл мәктәбе дә укучыларга төпле белем бирә. Укучыларыбыз шәһәр мәктәпләре укучыларыннан калышмыйлар. Балаларга ныклы белем биргән укытучыларга да рәхмәтлебезне юллыйбыз.

Авылыбызда мәчет тә бар. Узган ел мәчеттә ремонт эшләре барганга күрә мәчет эшләмәде. Авылдашларыбыз бердәм, дус һәм ярдәмчел. Башка шәһәрләрдә яшәсәләр дә, ремонт эшләтүгә матди ярдәм күрсәттеләр. Хәзер мәчетебез ишекләре яңадан ачылды. Мәчет ачылу тантанасында хөрмәтле муллабыз Радик Раил улы Имангулов авыл халкына рәхмәтләрен, теләкләрен юллады. Авылда да тормыш кайный. Монда яшәргә теләгең булса, тырышып эшләсәң яшәргә була,”-ди.

Авылдашларына үрнәк, туганнарының горурлыгы булып яшәүче Рәхматуллиннар гаиләсенә бәхетле киләчәк, тормышта куелган максатларыгызга ирешергә язсын дигән теләктә калабыз.

                                            Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*