21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш.
Башкортстанда Халыкара туган тел көненә багышланган бер төркем чаралар узачак:
- 20-21 февраль – М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетында профессор, педагог Үзбәк Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган “Ана теле-2020” студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы була. Башлана 20 февраль көнне 12.30 сәгатьтә – Ачу тантанасы, визитка, иҗади бәйге.
- 21 февраль көнне 8.30 сәгатьтә – ачык дәресләр бирү, 13.00 сәгатьтә – Казан-Уфа-Астана-Эзмир онлайн семинары,15.00 сәгатьтә – Ябу тантанасы.
- 21 февраль – М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетында Башкортостан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендә Халыкара диктанты узачак. Чара генерал-майор, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган. Татар телендә диктант 401нче аудиториядә язылачак.Акция барлык теләүчеләр өчен ирекле һәм түләүсез. Башлана 12. 00 сәг.
- 21 февраль – Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Искә алө һәм Дан елына багышланган “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…” сәнгатьле уку конкурсының соңгы этабы узачак.
- 22 февраль – Уфа “Нур” татар дәүләт театрында балалар өчен күңелле тамаша һәм татар телендә әкият күрсәтеләчәк. Чара 11:00дә театрның Зур зал фойесында башлана. Программада: уеннар, җыр-биюләр, “Нур” театры каршында эшләп килүче балалар студиясенең, Татар якшәмбе мәктәбе балалары чыгышлары, күргәзмәләр. Ә 12:00 сәгатьтә тамашачыларны А. Хайтның “Әйдәгез, дус булыйк” спектакле көтә.
- Кичен, сәгать 18.30да З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектакле алдыннан олылар өчен тагын бер күңелле чара узачак. Фойеда гармун көйләре, дәртле биюләр һәм җырлар булачак.
- Шулай ук Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы үзләренең социаль челтәрләрендә @kongress.tatar.rb флешмоб тәкъдим итә.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге