tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Ает авылындагы Фатих Кәрим музеенда төзекләндерү эшләре тәмамланып килә
Башкортстанның Ает авылындагы Фатих Кәрим музеенда төзекләндерү эшләре тәмамланып килә

Башкортстанның Ает авылындагы Фатих Кәрим музеенда төзекләндерү эшләре тәмамланып килә

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген янә Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәрим музеендагы төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.

Ремонт эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып киткән иде. Эшләр барышын Васил Шәйхразиев даими контрольдә тотты.

Бүгенге көндә инде музей бинасының төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Ике атнадан ул тулысынча әзер булыр дип планлаштырыла. Тагын ун көннән экспозицияне монтажлап бетерәчәкләр. Башкортостан ягы белән килешкәч, музейның тантаналы ачылыш датасы билгеле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*