Марат Кәримов Зианчура районының Күгәрчен исемле бик матур татар авылында туып үсә, Зилаерда педагогия училищесын, Мәскәүдә Әдәбият институтын тәмамлый. Марат Кәримов төрле елларда нәшер ителгән егермедән артык шигырь һәм проза китаплары, шулай ук 3 томлык сайланма әсәрләр авторы. Аның беренче шигырь җыентыгы 1956 елда “Бөреләр” исеме белән чыккан.
2003 елда милләттәшебезгә “Башкортстанның халык шагыйре” дигән абруйлы исем бирелде. Марат ага Кәримов Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә дә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә, республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне һәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләп бетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды Марат Кәримов. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күп кенә татар каләм әһелләре хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булып китте һәм үз җыентыкларын чыгарды.
85 яшьлек гомер бәйрәменә илнең төрле почмакларыннан бихисап котлаулар кабул итә олуг шагыйрь. Ул тәбрикләүләрнең байтагын әле Уфада узган бәйрәмдә дә укып ишеттерделәр. Аксакал әдипне республиканың төрле матбугат басмалары каләм әһелләре, мәдәният министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбай да ихлас котлый. Юбилярның якташлары Зианчура районы вәкилләре дә Марат агага иң җылы хөрмәтләү сүзләрен әйтә һәм бүләкләрен тапшыра.
Казаннан да хөрмәтле кунаклар бар. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Рафис Корбан белән халык шагыйре Роберт Миңнуллин өлкән остазлары булган Марат әфәндегә шаян котлауларын әйтеп, элекке еллардагы җылы хатирәләре белән дә уртаклаша.
Иң зур бүләкне дә Марат ага Татарстан ягыннан алды. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында Марат Кәримовның шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Шунысы дикъкатьне җәлеп итә – бу Марат аганың татар телендә үз гомерендә нәшер ителгән беренче китабы икән. 85 яшенә җитмәгән булса, татар шагыйре Башкортстан җирлегендә үз ана телендә басылган китабын да күрмәгән булыр иде. Шул бәхетне күрү өчен дә Ходай аңа озын гомер насый иткәндер.
Юбилей кичәсен Марат Кәримов үзенең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен уку белән башлап җибәрде. Кичә барышында тагын берничә тапкыр шигъри күчтәнәчләрен өләште әле ул. Бәйрәмне сәнгать осталарының җырлары һәм гармун, курай моңнары да бизәде.
Марат Кәримовның күркәм туган көне уңаеннан якташлары – зианчуралылар да бай мәдәни-әдәби программа белән куандыра. Район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә, аның иҗатына багышлап, күргәзмә почмаклар әзерләнгән. Марат аганың туган авылы Күгәрчендә һәм район үзәге Зианчурада халык белән очрашулар һәм юбилей кичәләре үтәчәк.
Фәнис Фәтхи, “Азатлык” радиосы