Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Иске Тимкә авылында «Нур» мәчете ачылды
Башкортстанның Иске Тимкә авылында «Нур» мәчете ачылды

Башкортстанның Иске Тимкә авылында «Нур» мәчете ачылды

Башкортстанның Балтач районы Иске Тимкә авылында «Нур» мәчете ачылды. Анда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә катнашты.

Иман йорты авыл халкы тырышлыгы белән ике ел эчендә төзелде. Тимкәлеләр барысы да, мөмкинлекләренә карап, уртак эшкә үз өлешен кертте. Төзелешкә кем — йөз, кем — мең, кем — ун мең, ә кем йөзләрчә мең сум акча салды. Үзенең осталыгы белән ярдәм күрсәтүчеләр дә бихисап булды. Күп эшләрне өмәләр сыйфатында башкардылар.

Тәлгать Таҗетдин, җыелучылар алдында чыгыш ясап, яңа мәчетнең авыл мәдәният йорты янында урнашуы аерым мәгънәгә ия булуын әйтте. Чөнки мәчет һәрвакыт мәгърифәт һәм мәдәният үзәге булырга тиеш.

Балтач районына эш сәфәрендә Талгать Таҗетдин, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында, Иске Балтачтагы «Батырша музее»нда, Усман һәм Иске Уразай авыллары мәчетләрендә булды.

baltachtan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*