tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы авыллары спектакль куя
Баулы авыллары спектакль куя

Баулы авыллары спектакль куя

Шалты мәдәният йортының “Театр сөючеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр авыл халкына Гөлшат Мөхәммәдшина әсәре буенча куелган “Пар аккошлар” спектаклен күрсәткәннәр.

Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова биредә 1998 елдан бирле эшли. Иң беренче эш итеп ул “Театр сөючеләр” түгәрәге оештырып җибәргән. Спектакльләрне сәхнәгә куючы режиссёр да ул үзе.

“Ел саен зур күләмдәге спектакльләр куеп булмый. Кыска әсәрләрне һәр концерт саен күрсәтергә тырышабыз. Кечкенә скетчлар, сценкалар белән гел чыгыш ясап торабыз”, – дип сөйләде Гөлназ Вахитова “Баулы-информ” хәбәрчесенә.

Хәзерге вакытта театр түгәрәгенә 10 кеше йөри. Алар, эшләреннән кайткач, репетицияләргә җыела. Авыл халкын сәхнәдә чыгыш ясарга җәлеп итү мәдәният йорты директорыннан зур тырышлык сорый.

“Авыл кешесенә репетициягә йөрергә кыенрак инде, йорт эшләре күп бит. Шулай да алар, бик теләп, актив катнаштылар”, – ди Гөлназ Вахитова.
Күптән түгел үзешчән артистлар, Гөлшат Мөхәммәдшинаның “Пар аккошлар” әсәрен сәхнәләштереп, авылдашлары хозурына тәкъдим иткәннәр.

“Гөлшат Мөхәммәдшина дигән авторны мин интернеттан эзләп таптым. Аның “Пар аккош” әсәрен бүтән район мәдәният йортлары куйган видеоларны күреп, автор белән элемтәгә чыгып, бу әсәрне аңардан сорап алдым. Образларны һәр кешенең характерына туры килердәй итеп сайларга тырыштым”, – ди мәдәният йорты директоры.

Гөлназ Вахитова үзе дә спектакльләрдә уйнарга ярата. Тискәре образлар да, уңайлары да җиңел бирелә аңа. “Пар аккошлар”да тискәре образ булган Саимәне уйнаган.
“Спектакль тамашачыларга бик ошады, яңадан кабатлап күрсәтүебезне сораучылар да бар”, – ди Гөлназ Вахитова.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*