tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган чаралар узды
Баулы районында Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган чаралар узды

Баулы районында Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган чаралар узды

Баулы районы Кызылъяр авылында татар шагыйре, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның туган көне хөрмәтенә бәйрәм чаралары узды. Аларда әдипнең тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллина катнашты.

Районның татар милли-мәдәни үзәге булган Кызылъяр авылы мәдәният йортында әдипне искә алу кичәсе узды. Фәнис Яруллинның иҗатын хөрмәт итеп килгән баулыларны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде. Кичә барышында Фәнис абыйның чордашлары аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, иҗади номерлар күрсәтелде, шулай ук Фәнис Яруллин музее мөдире Гүзәлия Газизуллина оештырган “Музей – балалар күзлегеннән” рәсем бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйрәм чарасы Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллин музей йортында дәвам итте. Анда Нурсөя ханым һәм аның якын туганнары белән искиткеч җылы, күңелле, истәлекле очрашу узды.

Бу көнне Нурсөя ханым Яруллина шулай ук Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән дә күрешеп аралашты.

Фәридә Зыярова, Индира Сәйфуллина фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*