tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белемегезгә нигезләнеп яшәгез
Белемегезгә нигезләнеп яшәгез

Белемегезгә нигезләнеп яшәгез

Коронавирус пандемиясенә карамастан, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән безнең Түбән Новгород өлкәсендәге  «Нур аль-Ильм» дини уку йортында укулар туктатылмады. Чикләүләр кертелгәч, дәресләрне дистанцион формада алып бардык, ә укыту бүлегеннән рөхсәт булгач, янәдән мәктәпкә йөреп укуны яңарттык.

Әлеге вакытта тагын бер уку елын әкрен генә төгәлләп киләбез. Аллаһының рәхмәте белән, соңгы ел укучы шәкертләребез чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырдылар һәм Рамазан ае башланыр алдыннан тантаналы рәвештә чыгарылыш кичәсе уздырдык һәм аларга аттестация карары нигезендә таныклыклар тапшырылды.

4 курсның “А” төркемен Загир Сафин (Пашат,) Гөлсинә Абдулкадерова, Әминә Абдулкаюмова, Фазилә Ибраһимова (Семочки) һәм Абдулкадер Шәймәрданов (Шөбиле), “Б” төркемен кочкопожарлылар Галия Әхмәтҗанова белән Нурсәнә Үмәрова, Әминә Үмәрова (Пашат) һәм Раилә Әббәсова (Семочки) бишле билгеләренә генә тәмамладылар. Балалар арасында пашатлы Гөлнара Салихова алдынгы булды.

Әлбәттә, дүрт ел бергә булгач, шәкертләрем өчен дә, шәхсән миңа да шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу көн иде, чөнки безнең уку йортында укучылар бер гаилә кебек тату яши.

Имтиханнарныӊ дулкынландыргыч минутлары артта калды. Дүрт ел дәвамында алар “Нур аль-Ильм” дини йортында тормыш өчен мөһим белем алдылар, Аллаһы Тәгалә шушы гыйлемнәрен дөньяда кулланырга, кылган гамәлләренә тәнкыйть белән карарга, үз алларына максат куеп, аңа омтылырга язсын.

Дини уку йортын тәмамлаган, дини белем үзләштергән кеше тормышта башкаларга үрнәк булырга тиеш. Димәк, сезгә карап кешеләр күңелендә ислам динебез турында уңай фикерләр генә тусын.

Шунысы да мөһим: дини уку йортын тәмамлап таныклык алу – ул әле җәннәтле булдым дигән сүз түгел.

Хөрмәтле укучыларым, шушында алган гыйлемнәрегез дәфтәр-конспектларыгызда түгел, ә калебләрегездә саклансын. Шул гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә кирәклеген онытмагыз.

Барча мөселманнарны, дин кардәшләремне һәм шәкертләремне Рамазан ае белән ихластан тәбрик итәм! Бу  изге айда һәркайсыбызга күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде.

Әнвәр КАЮМОВ.

«Нур аль-Ильм» дини уку йорты мөгаллиме.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*