2017 нче елның 1 нче июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Беренче татар профессоры» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Г. Газиз – Газиз Салих улы Гобәйдуллинның нәфис әдәбияттагы яшерен имзасы-псевдонимы. Аның әдәби әсәрләре һәммәсе дә матбугатта шушы имза белән чыккан. Ул ХХ йөз башы татар әдәбиятында кыска хикәяләр остасы буларак үзенчәлекле урын тоткан. Вакытсыз өзелгән кыска гомере эчендә Г. Гобәйдуллин күпсанлы гыйльми хезмәтләр иҗат иткән, фәнни эзләнүләр алып барган һәм әдәби әсәрләр язган. Беррәттән киңкырлы гыйльми-педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Хезмәтләре бүген дә үз әһәмиятләрен югалтмый.
Күргәзмәдә Газиз Гобәйдуллинның ХХ гасыр башында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин. Шулай ук әдипнең төрле елларда «Аң» журналы битләрендә басылган мәкаләләре дә урын алган.
Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшләячәк.



 
					
				