tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәрәңге районында “Насретдин укулары” дип аталган 1 нче фәнни-гамәли конференция узды
Бәрәңге районында “Насретдин укулары” дип аталган 1 нче фәнни-гамәли конференция узды

Бәрәңге районында “Насретдин укулары” дип аталган 1 нче фәнни-гамәли конференция узды

Татарларыбыз яшәгән кайсы төбәккә генә барып чыкма, хәйраннар калырлык бай мираска, сокланырлык тарихи шәхесләргә тап буласың. 8 октябрьда күршедәге Мари Эльгә, төгәлрәге Бәрәңге районына баргач, моңа кабат инандык.

“Насретдин укулары” дип аталган 1 нче фәнни-гамәли конференция эшендә Бөтендөнья Татар конгрессының “Аксакаллар шурасы”н җитәкләүче Рәүф Хәсәнов һәм Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондын озак еллар җитәкләүче Миләүшә ханым Гайфуллина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар, киләчәктә дә бу төбәктә дини-милли мирасны дәвам итү зарурлыгын ассызыкладылар.

Шушы Бәрәңге якларында гомер итеп, ислам динебезне күркәм төстә алып барган Фидаймөхәммәт һәм Хәлилрахман хәзрәт Насретдиновлар мирасы хакында сөйләшү төбәк тарихын барлаучылар өчен дә, Йошкар Ола галимнәре өчен дә ачышларга мул булды. Һәр чыгыш ясаучы бу юнәлештә туплаган чыганаклары бн уртаклашты.

Әлеге конференциягә Бәрәңге районы авыллары хәзрәтләре, күрше Чувашия республикасыннан милли мөхтәрият җитәкчеләре дәү чакырылган иде. Соңыннан кунаклар Мазарбашы авылындагы борынгы мәчеттә булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*