tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр булдыра: “Актаныш авазы” “Камский бриз”дан – махсус бүләк белән
Безнекеләр булдыра: “Актаныш авазы” “Камский бриз”дан – махсус бүләк белән

Безнекеләр булдыра: “Актаныш авазы” “Камский бриз”дан – махсус бүләк белән

Бүгенге тормышны телевидениесез күз алдына да китерү мөмкин түгел. Зәңгәр экраннарның аргы ягын, телевидение хезмәткәрләренең эшчәнлеген аңлау өчен шул хезмәттә булу, шунда “кайнау” кирәк. Урындагы “Актаныш авазы” телевидениесенең сюжетларын һәм тапшыруларын райондашларыбыз көтеп ала, яратып карап бара.

Коллегаларыбыз “Камский бриз” республика фестивалендә катнашты һәм “Татарстан-24” каналының махсус бүләгенә ия булды. Биредә безнекеләр, кукмаралылар һәм чаллылылар хөрмәтләнде. Әлбәттә, шәһәр телевидениеләре белән беррәттән мактауга ирешү – гаять олы дәрәҗә, тырыш һәм булдыклы хезмәт нәтиҗәсе.
Илһамлы иҗат телибез сезгә!

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*