tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкорстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Бүген ул Уфа шәһәрендәге “Нур” татар дәүләт театрында булды. Биредә Васил Шәйхразыев татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай  һәйкәленә чәчәкләр салды.

Габдулла Тукай (1886-1913) – күренекле татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Тукай татар әдәбиятында беренчеләрдән булып халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итә.

Ул башкорт халык иҗатын өйрәнү белән дә шөгыльләнә: Уральскида укыган вакытта, татар җырлары белән беррәттән берничә башкорт җырын («Фатима», «Эстәрле», «Агыйдел») яза. Аның башкорт халык көйләрен бик яратуы билгеле.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*